Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Арча стадионында чаңгы ярышы

Мәктәпләр арасында катнаш эстафета бара. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы оештырды. Җитәкчесе Вакыйф Харисов. Сикертән мәктәбе укытучысы Разил Нәбиуллин, видеода күренгәнчә 👆, очып килде һәм эстафетаны лаеклы тапшырды. Афәрин! Игьтибар Фидәрискә күчте. Бар да трассадан очып килүче Фидәрисне күзәтә. Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Фидәрис Зиннәтуллин да чаңгыда шәп шуа! Хезмәттәше, ярышны оештырып торучы Булат Гәрәев бар көченә: "Фидәрис давай, давай!", дип көч-куәт биреп торды. Ә арадан берәү көндәшенә: "Фидәрис ашыкма!", - дип кычкырды. Берсе давай ди, икенчесе ашыкма ди дип, китте көлеш... Ярышлар әнә шулай күңелле барды. Ә Фидәрис, молодец шәп килде!

Арча стадионында чаңгы ярышы.

Мәктәпләр арасында катнаш эстафета бара. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы оештырды.

Җитәкчесе Вакыйф Харисов. Сикертән мәктәбе укытучысы Разил Нәбиуллин, видеода күренгәнчә 👆, очып килде һәм эстафетаны лаеклы тапшырды. Афәрин! Игьтибар Фидәрискә күчте. Бар да трассадан очып килүче Фидәрисне күзәтә. Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Фидәрис Зиннәтуллин да чаңгыда шәп шуа! Хезмәттәше, ярышны оештырып торучы Булат Гәрәев бар көченә: "Фидәрис давай, давай!", дип көч-куәт биреп торды. Ә арадан берәү көндәшенә: "Фидәрис ашыкма!", - дип кычкырды. Берсе давай ди, икенчесе ашыкма ди дип, китте көлеш... Ярышлар әнә шулай күңелле барды. Ә Фидәрис, молодец шәп килде!