🏑22 февраль көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә алкалы хоккей буенча район чемпионаты финалын оештырды 🏆 Чемпионатта хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләренең ир-ат командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга Тимершык, икенче урынга Шәмәрдән, өченче урынга Саба, дүртенче урынга Мишәбаш командалары чыкты. Шулай ук, турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде: 🏑Тимершык командасыннан иң яхшы бомбардир Фальванов Фәнзил, 🏑Шәмәрдән командасыннан иң яхшы уенчы Гыймадиев Азамат, 🏑Байлар Сабасы командасыннан иң яхшы уенчы Фәләхов Булат, 🏑Евлаштау Мешабаш командасыннан иң яхшы уенчы дип Хөсәенов Ринат, 🏑Тимершыктан иң яхшы капкачы булып Низамиев Илсаф танылдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.👍👍👍
🏑22 февраль көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә алкалы хоккей буенча район чемпионаты финалын
25 февраля25 фев
~1 мин