Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Права алырга теләүчеләр өчен яңалык

Таныклык алырга теләүчеләр өчен 1 марттан янә бер яңалык кертелә. Машина йөртү өчен таныклык алырга теләүчеләр 1 марттан теорияне дистанцион рәвештә өйрәнә алачак. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. Документтан күренүенчә, март аеннан укучылар теоретик материалны дистанцион рәвештә махсус софт ярдәмендә өлешчә өйрәнә алачак, ул укуда булганлыкны һәм өлгерешне исәпкә алачак. Шул ук вакытта автомәктәпләр программаны дистанцион укытуны кертмичә дә укыта алачак. Моннан тыш, булачак машина йөртүчеләр автопаркларда, транспорт комбинатларында һәм тиешле белем бирү программасы профиле буенча эшчәнлек алып баручы башка оешмаларда белем ала алачак.

Таныклык алырга теләүчеләр өчен 1 марттан янә бер яңалык кертелә.

Машина йөртү өчен таныклык алырга теләүчеләр 1 марттан теорияне дистанцион рәвештә өйрәнә алачак. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Документтан күренүенчә, март аеннан укучылар теоретик материалны дистанцион рәвештә махсус софт ярдәмендә өлешчә өйрәнә алачак, ул укуда булганлыкны һәм өлгерешне исәпкә алачак. Шул ук вакытта автомәктәпләр программаны дистанцион укытуны кертмичә дә укыта алачак.

Моннан тыш, булачак машина йөртүчеләр автопаркларда, транспорт комбинатларында һәм тиешле белем бирү программасы профиле буенча эшчәнлек алып баручы башка оешмаларда белем ала алачак.