Найти в Дзене
Кряшены

Патриотлык һәм Ватанны ярату үрнәге

💫 Иван Егоровның юбилее уңаеннан, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил АФАНАСЬЕВ котлау сүзләре юллады: — Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне юбилеегыз уңаеннан котлыйбыз. Татарстан республикасы, аерым алганда, безнең Яшел Үзән районы үсешенә керткән хезмәтегез — чын патриотлыкның һәм Ватаныбызны яратуның бер үрнәге. Икътисадның күп тармак предприятиеләрен, шул исәптән «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясен, «Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводы» акционерлык җәмгыятен, Яшел Үзән проект-конструкторслык бюросын, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатын, «Ак Барс» кошчылык комплексын үз эченә алган күп профильле «Ак Барс» холдингы төбәкнең һәм меңнәрчә гаиләнең тотрыклы киләчәген тәэмин итә. Сезнең ярдәм белән, Яшел Үзән районында ел саен «Айбагыр» этносменасы оештырыла. Елдан-ел анда ял итүче балалар саны арта, алар үзебезнең культураны һәм традицияләрне өйрәнәләр. Һәр тармактагы тырыш хезмәтегезгә гадел һәм лаеклы бәя — Сезгә бирелгән югары бүләкләр. С

Патриотлык һәм Ватанны ярату үрнәге💫

Иван Егоровның юбилее уңаеннан, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил АФАНАСЬЕВ котлау сүзләре юллады:

— Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне юбилеегыз уңаеннан котлыйбыз.

Татарстан республикасы, аерым алганда, безнең Яшел Үзән районы үсешенә керткән хезмәтегез — чын патриотлыкның һәм Ватаныбызны яратуның бер үрнәге.

Икътисадның күп тармак предприятиеләрен, шул исәптән «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясен, «Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводы» акционерлык җәмгыятен, Яшел Үзән проект-конструкторслык бюросын, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатын, «Ак Барс» кошчылык комплексын үз эченә алган күп профильле «Ак Барс» холдингы төбәкнең һәм меңнәрчә гаиләнең тотрыклы киләчәген тәэмин итә. Сезнең ярдәм белән, Яшел Үзән районында ел саен «Айбагыр» этносменасы оештырыла. Елдан-ел анда ял итүче балалар саны арта, алар үзебезнең культураны һәм традицияләрне өйрәнәләр.

Һәр тармактагы тырыш хезмәтегезгә гадел һәм лаеклы бәя — Сезгә бирелгән югары бүләкләр.

Сезнең профессиональлек һәм тәҗрибәгез халыкка әле озак еллар дәвамында кирәк булыр, Сезнең кимемәс энергиягез һәм максатка омтылышыгыз нәтиҗәсендә республикабыз киләчәктә дә үзенең куәтен, потенциалын тагын да арттырыр дип ышанам.

Иван Михайлович! Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим.

📲Безнең Telegram | Без МAXта