Найти в Дзене
Услон.РТ

“Каенкай” балалары Яңа ел чыршысы белән хушлаштылар

Музыка залында балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, чыршы өчен җырлар җырладылар, уеннарда катнаштылар, шигырьләр укыдылар, биюләр башкардылар. Кече группадагы балаларга кунакка Кар бабай да килде. Ә өлкән төркемнәрдә балалар Кышка, Төлкегә, Пиратка рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм азагында балалар чыршы белән киләсе Яңа елга кадәр саубуллаштылар: "Хуш, чыршы, киләсе кышка кадәр, сине без озак хәтердә тотарбыз!». Ә Яңа ел чибәре, балалар белән саубуллашып, утларын сүндерде. Матур, тәэсирләргә бай, онытылмаслык, тылсымлы авазлар һәм төсләр белән тулы бәйрәм балаларның күңелендә якты эз калдырды.

Музыка залында балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, чыршы өчен җырлар җырладылар, уеннарда катнаштылар, шигырьләр укыдылар, биюләр башкардылар. Кече группадагы балаларга кунакка Кар бабай да килде. Ә өлкән төркемнәрдә балалар Кышка, Төлкегә, Пиратка рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәм азагында балалар чыршы белән киләсе Яңа елга кадәр саубуллаштылар: "Хуш, чыршы, киләсе кышка кадәр, сине без озак хәтердә тотарбыз!». Ә Яңа ел чибәре, балалар белән саубуллашып, утларын сүндерде.

Матур, тәэсирләргә бай, онытылмаслык, тылсымлы авазлар һәм төсләр белән тулы бәйрәм балаларның күңелендә якты эз калдырды.