! 🎄 Бу көннәрдә Кыш бабайның эшләре бихисап: мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сабыйларны шатландыра, өйләргә кереп бүләкләр тарата, ә ара-тирә юл кырыена да чыгып басарга онытмый. Кыш бабай белән Кар кызын Арча үзәгендә, агропарк янында очраттык. Аларга Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ хезмәткәрләре дә кушылды. Бергәләп машиналарны туктатып, йөртүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, иң изге теләкләр язылган открыткалар тапшырдылар. 📸 ДАИ хезмәткәрләре һәр йөртүчегә имин юллар теләп озатып калды, ә олы яшьтәге бер машина йөртүченең сүзләре барыбызның да күңеленә туры килде: «Иң беренче чиратта тынычлык телим. Яңа ел илебезгә тынычлык алып килсен». Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз ✨ Яңа ел һәр гаиләгә иминлек, һәр кешегә сәламәтлек, илебезгә тынычлык алып килсен. Руль артындагыларга исән-сау юллар, хәсрәтләр читләп үтсен! 🚗