*** Бисмилланы еш әйтикче, Бисмиллалы эш уңа. Изге гамәл җан азыгы, Исән-сау шөкер шуңа. Амәнәт итеп әйтелсә, Наслихат итү зарур. Нәзерне әгәр син әйтсәң, Үтәмәсәң бик авыр. Ниятләгән эшең булса, Төгәлләп куйсаң әйбәт. Фикереңне туплап уйлап, Фатиха бир,булмас гайбәт. Шаригатьчә яшәү булса, Сөннәтләнүе яхшы. Сәлатле-нигъматле булып, Тормышың булыр якты. Хижаять кылып,үгет биреп, Хажга барырга язсын. Аллах юлларына басып, Тормыш юлыбыз узсын. Хак тагалә динле иткән, Безгә мөмкинлек биргән. Шул мирасны кабул итеп, Изгеләр файда күргән. Аять укып,дога колып, Амин тотып багышлыйк. Насыйхат сихәтлек кичереп, Ниһаять чынга ашырыйк. Шайтан юлына басмыйкчы, Тәүбәгә килү кирәк. Шулчак күңел тынычланып, Бәхетле тибәр йөрәк. Бисмилла әйтеп башланып китсә, Эшең уңышлы булыр. Бисмилласыз эшеңнең җае, Сыйфатсыз шарт тудырыр. Үзебездән тора барысы, Савапны эшләп калыйк. Аллахка без якын булып, Туры юллардан атлыйк. Мәчетнең манарасыннан, Ишете Показать полностью... ✅ Подписаться l Мы в Ma