! Алтмыш ел элек Балтачка килеп шунда гомер кичергән, күп еллар Балтач районы ЗАГС бүлегендә эшләгән рус милләтле кыз бүген чатнатып татар телендә аралаша, гәзит, китаплар укый. Калтасы районының Красный Холм авылында туып-үскән кыз Тамара Андреевна Шайбәкова, Уфа финанс техникумын тәмамлаганнан соң 1966 елның март аенда Балтач районына бюджет буенча инспектор итеп эшкә җибәрелә. Бер якын кешесе, туганы булмаган чит, ят җирдә яшәүгә яраклашып китү җиел булмагандыр яшь белгечкә. Әмма ул сыната торганнардан булмый. Эшенә бирелгән белгечнең татар телен өйрәнергә теләге зур була. Алтмыш ел элек татар телендә бер сүз дә аңламаган Тамара Андреевна хәзер саф татар телендә иркен сөйләшә. Үзе кебек яшь кыз Любовь Карповна (фамилиясе онытылган) белән кайталар алар районга эшкә. Бер фатирга урнашып яши башлыйлар. Ахирәте дәүләт банкында хезмәт юлын башлый. Дәвамы...
Тамара Шайбакова кебек кешеләр кирәк
19 декабря 202519 дек 2025
~1 мин