Найти в Дзене
Кряшены

Мамадыш керәшеннәренең урам көе: «Йөриек әй урам без буенча

Мамадыш керәшеннәренең урам көе: «Йөриек әй урам без буенча»🏡🌺 Геннадий Макаровның «Яңгыра керәшен җыруы» китабыннан📖 Жөрөйөкәй урам без буйынчы(й), Күрсен күзгенәйләре туйгынчы(й); (2) Күрсен күзгенәйләре, ай, туйгынчы, Без йөрмәбез гумерләр буйынчы(й). (2) Кыш айына керсәк, кар көрибез, Урам җулын ачып ла йөрибез; (2) Сезнең генә кебек дус-ишләргә, Сары майдай булып ла эрибез. (2) Урамнарга җәйгән, ай, тактаны, Таптатасым килми лә атлардан; (2) Кашларың да кара, буйың зиба, Сөйдерәсем килми лә ятлардан. (2) Басмыйм гына дисәң дә басарсың, Күпер баскычларын на сырласаң; (2) Мәҗ(е)лесләр дә ләй матур була, Бергә күмәкләшеп лә җырлагач. (2) @tyganaylar_2002

Мамадыш керәшеннәренең урам көе: «Йөриек әй урам без буенча»🏡🌺

Геннадий Макаровның «Яңгыра керәшен җыруы» китабыннан📖

Жөрөйөкәй урам без буйынчы(й),

Күрсен күзгенәйләре туйгынчы(й); (2)

Күрсен күзгенәйләре, ай, туйгынчы,

Без йөрмәбез гумерләр буйынчы(й). (2)

Кыш айына керсәк, кар көрибез,

Урам җулын ачып ла йөрибез; (2)

Сезнең генә кебек дус-ишләргә,

Сары майдай булып ла эрибез. (2)

Урамнарга җәйгән, ай, тактаны,

Таптатасым килми лә атлардан; (2)

Кашларың да кара, буйың зиба,

Сөйдерәсем килми лә ятлардан. (2)

Басмыйм гына дисәң дә басарсың,

Күпер баскычларын на сырласаң; (2)

Мәҗ(е)лесләр дә ләй матур була,

Бергә күмәкләшеп лә җырлагач. (2)

@tyganaylar_2002