🏆 "АРЧА АРЕНА" Боз сараенда да узган “татАРЧА боз” хоккей турниры “Арча” командасының җиңүе белән тәмамланды Өч көн дәвамында барган киеренке һәм кызыклы уеннарда яшь арчалылар үзләренең югары дәрәҗәдәге әзерлеген һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте. Нәтиҗәләр 🥇 1 урын — “Арча” (Арча) 🥈 2 урын — “Союз” (Киров) 🥉 3 урын — “Стрела” (Казан) Номинацияләр: Иң яхшы капкачы — Кәрим Нәбиуллин (#88), “Арча” (Арча) Иң яхшы бомбардир — Даниил Немчанинов (#17), “Союз” (Киров) Иң яхшы һөҗүмче — Александр Порядный (#89), “Смена” (Казан) Иң яхшы сакчы — Денис Шустов (#5), “Олимпия” (Кирово-Чепецк) Иң яхшы уенчы — Арсений Леушин (#81), “Вятка” (Киров) Иң файдалы уенчы — Марк Королев (#13), “Стрела” (Казан) Районыбыз горурлыгы булган яшь хоккейчыларыбызны котлыйбыз 👏
🏆 "АРЧА АРЕНА" Боз сараенда да узган “татАРЧА боз” хоккей турниры “Арча” командасының җиңүе белән тәмамланды
1 декабря 20251 дек 2025
~1 мин