Найти в Дзене
Услон.РТ

Гимназиядә кәрәзле телефонның файдасы һәм зарары турында сөйләштеләр

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан гимназиясенең мәктәп яны лагере балалары өчен «Мобиль атака. Мобиль телефон нәрсәсе белән куркыныч» сәгате үткәрделәр. Китапханәче балаларга кәрәзле телефонның сәламәтлек белән җитди проблемаларга китерә торган югары ешлыклы электромагнит нурланыш чыганагы булуын искәртте. Аның төрле бәйлелек төрләрен китереп чыгаручы кеше психикасына йогынтысы аеруча билгеләп үтелде. Телефонның зарарлы йогынтысыннан үзеңне саклау өчен нишләргә соң? Балаларга үзләрен зарарлы йогынтыдан саклау өчен кәрәзле телефонны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында киңәшләр бирелде һәм укучылар «мобиль этикет»ның нәрсә икәнен һәм аны куллану буенча нинди кагыйдәләр барлыгын белделәр. Чара барышында балалар «Роботлар һәм йолдызчыклар», «Кубик-рубик», «Әйе-Юк» һәм «Бүген нинди көн» кебек хәрәкәтчән уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар. Чара күңелле һәм дәртле узды, балалар көн буена уңай һәм яхшы кәеф алдылар.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан гимназиясенең мәктәп яны лагере балалары өчен «Мобиль атака. Мобиль телефон нәрсәсе белән куркыныч» сәгате үткәрделәр.

Китапханәче балаларга кәрәзле телефонның сәламәтлек белән җитди проблемаларга китерә торган югары ешлыклы электромагнит нурланыш чыганагы булуын искәртте. Аның төрле бәйлелек төрләрен китереп чыгаручы кеше психикасына йогынтысы аеруча билгеләп үтелде.

Телефонның зарарлы йогынтысыннан үзеңне саклау өчен нишләргә соң? Балаларга үзләрен зарарлы йогынтыдан саклау өчен кәрәзле телефонны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында киңәшләр бирелде һәм укучылар «мобиль этикет»ның нәрсә икәнен һәм аны куллану буенча нинди кагыйдәләр барлыгын белделәр.

Чара барышында балалар «Роботлар һәм йолдызчыклар», «Кубик-рубик», «Әйе-Юк» һәм «Бүген нинди көн» кебек хәрәкәтчән уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар. Чара күңелле һәм дәртле узды, балалар көн буена уңай һәм яхшы кәеф алдылар.