Найти в Дзене
Саба таңнары

🏥 Саба районында «Мобиль поликлиника» эшли башлый

🏥 Саба районында «Мобиль поликлиника» эшли башлый Төп бурыч-җирле халыкны диспансерлаштыру. Профилактик чаралар авыруларны иртә стадияләрдә, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга, бу исә үлем очракларын киметергә ярдәм итә. Мобиль поликлиниканың эше «Сәламәтлек саклау»илкүләм проекты буенча алып барыла. 🩺👩‍⚕️👨‍⚕️Мобиль поликлиникада Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең тәҗрибәле табиблары: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр кабул итәчәк. «Мобиль поликлиника»ның чыгу графигы: 29.09.25-03.10.25 Шәмәрдән 06.10.25-10.10.25 Шекше авылы 13.10.25-17.10.25 Лесхоз 20.10.25-24.10.25 Иске Икшермә 27.10.25-31.10.25 Олы Кибәче 03.11.25 - 07.11.25 Түбән Шытсу 10.11.25-14.11.25 Иске Мичән 📞☎️Фельдшер-акушерлык пунктлары яки яшәү урыны буенча табиб амбулаторияләре хезмәткәрләре аша язылырга мөмкин.

🏥 Саба районында «Мобиль поликлиника» эшли башлый

Төп бурыч-җирле халыкны диспансерлаштыру. Профилактик чаралар авыруларны иртә стадияләрдә, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга, бу исә үлем очракларын киметергә ярдәм итә. Мобиль поликлиниканың эше «Сәламәтлек саклау»илкүләм проекты буенча алып барыла.

🩺👩‍⚕️👨‍⚕️Мобиль поликлиникада Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең тәҗрибәле табиблары: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр кабул итәчәк.

«Мобиль поликлиника»ның чыгу графигы:

29.09.25-03.10.25 Шәмәрдән

06.10.25-10.10.25 Шекше авылы

13.10.25-17.10.25 Лесхоз

20.10.25-24.10.25 Иске Икшермә

27.10.25-31.10.25 Олы Кибәче

03.11.25 - 07.11.25 Түбән Шытсу

10.11.25-14.11.25 Иске Мичән

📞☎️Фельдшер-акушерлык пунктлары яки яшәү урыны буенча табиб амбулаторияләре хезмәткәрләре аша язылырга мөмкин.