Гыйльмулла Хәмидуллин “Балтач таңнары” гәзитеннән аерылмый. Зиләзекүл авылында гомер кичерә ул. Хезмәт ветераны Гыйльмулла Гарифулла улына 82 яшь. Алдагы яртыелга гәзиткә язылып истәлекле бүләк иясе булды. Алар буыны кешеләре авыл җирендә төрле тармаклдарда хезмәт салган. Гыйльмулла абыйга да Ильич исемендәге колхозда тракторчы, комбайнчы, ындыр табагы мөдире, бригадир кебек эшләр башкарырга туры килә. —Хаклы ялга чыкканчы ун ел хуҗалыкара урман хуҗалыгында урманчы булып эшләдем. Мишкә, Борай районнарының безнең районга чиктәш 12 авылы территориясендәге урманнар минем карамакта иде. Күп йөрергә, обходлар ясарга туры килде. 1990нчы еллар ахырында, җәй көне Мишкә районы чигендәге Коммуна урманы җиреннән җигүле ат белән узып бараганда зур аю очрады. Тыныч иде. Атка да, миңа да зыяны тимәде. Ул үз юлы белән китте, мин үз юлымны дәвам иттем, — дип хәтерендә калган мизгелләрне уртаклашты Гыйльмулла абый. Басмабызның тугры дусты гомере буе “Балтач таңнары” гәзитен алдыра, укый.
Гыйльмулла Хәмидуллин “Балтач таңнары” гәзитеннән аерылмый
14 октября 202514 окт 2025
1
~1 мин