Найти в Дзене
Услон.РТ

Гимназиядә экологик конкурс узды

Чара мөһим экологик тематикага – чүп-чарларны аерым җыюны һәм ресурсларны кабат куллануны популярлаштыруга багышланган иде.

Конкурсның максаты - кече яшьтәге балаларның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итү һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш формалаштыру. Укучылар табигатьне саклау һәм көнкүреш калдыклары белән рациональ эш итүнең мөһимлеген чагылдырган рәсемнәр ясап, үзләренең фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар.

Конкурста гимназиянең 2,3,4 сыйныф укучылары катнашты – барлыгы тугыз сыйныфтан 28 эш тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларның һәрберсенә экологик хәрәкәттә актив катнашуын һәм планетабызны саклауга өлеш кертергә омтылуын раслый торган сертификат тапшырылды.

Без ышанабыз, мондый конкурслар экологик белемле яшь буынны тәрбияләүгә ярдәм итә, алар үз гамәлләре белән дөньяны чистарак һәм матуррак итәргә сәләтле диләр конкурсны оештыручылар.