Балтачта Халыкара Өлкәннәр көнен билгеләделәр. Район мәдәният сараенда үзмәшгуль гражданнар, социаль учреждение хезмәткәрләре осталык-класслары үткәрде, үзәк район хастаханәсе белгечләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады. “Романтик” үсмерләр клубы белгечләре Эльза Исламова, Гузәллия Солтанова, клуб директоры Гөлчәчәк Сафетдинова СВОдагы ир-егетләргә “Иминлек талисманнары” эшләделәр. Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Назия Шакирянова җитәкчелегендә оста куллы ханымнар ыргак һәм бәйләм җебеннән йөрәк формасындагы брелок үрергә өйрәнделәр. Иске Тимкә авылында яшәүче кул эшләре остасы Мәдинә Шәйнурова теләкләре булган балтачлыларны өй тапочкалары, мунчалалар үрергә өйрәтте. Үзәк район хастаханәсе фельдшеры Гөлфинә Хәйбуллина һәм профилактика шәфкать туташы Гөлчәчәк Кашапова кан басымын, сатурацияне үлчәделәр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган памяткалар тараттылар. “Гаилә” үзәге психологлары Флидә Гарифуллина һәм Алина Саяпова хәтерне яхшырта торган күнекмәләр эшләттел
Балтачта Халыкара Өлкәннәр көнен билгеләделәр
1 октября 20251 окт 2025
~1 мин