«Имин балачак» кысаларында Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Кичүне белмәсәң, суга кермә» дигән кисәтү – әңгәмә үткәрделәр. Балалар су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, ачык табигый сулыкларда үз-үзеңне тоту вариантларын җентекләп тикшерделәр. Балалар мондый очракларда катгый рәвештә нәрсә эшләргә ярамаганын, табигатьтә үзеңне ничек тотарга һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга кирәклеген белделәр. Әлеге чараның максаты балаларның җәй көне сулыклар янында тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, үз гомерең һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышы өчен саклык, җаваплылык хисе тәрбияләү иде.
Макылда сулыклар янында җаваплы тоту кагыйдәләрен ныгыттылар
12 августа 202512 авг 2025
~1 мин