Найти в Дзене
Саба таңнары

Россия өстендә бер төн эчендә ПВО көчләре 55 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерде

Россия өстендә бер төн эчендә ПВО көчләре 55 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерде‼️ Соңгы төндә Россиянең Һава һөҗүменә каршы оборона Көчләре илнең төрле төбәкләренә таба очучы 55 Украина пилотсыз очкычын юк итте. Бу хакта РФ Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр. Иң күп дроннар Белгород өлкәсе өстендә бәреп төшерелгән-32. Тагын 12 пилотсыз очкычны Воронеж өлкәсе өстендә, алтысын — Кара диңгез өстендә, өчесен — Липецк өлкәсендә тотып алганнар. Ростов һәм Курск өлкәләрендә берәр Дрон юк иттеләр. Воронеж өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә берничә кеше зыян күргән. Төбәк губернаторы Александр Гусев барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелүен хәбәр итте.

Россия өстендә бер төн эчендә ПВО көчләре 55 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерде‼️

Соңгы төндә Россиянең Һава һөҗүменә каршы оборона Көчләре илнең төрле төбәкләренә таба очучы 55 Украина пилотсыз очкычын юк итте. Бу хакта РФ Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр.

Иң күп дроннар Белгород өлкәсе өстендә бәреп төшерелгән-32. Тагын 12 пилотсыз очкычны Воронеж өлкәсе өстендә, алтысын — Кара диңгез өстендә, өчесен — Липецк өлкәсендә тотып алганнар. Ростов һәм Курск өлкәләрендә берәр Дрон юк иттеләр.

Воронеж өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә берничә кеше зыян күргән. Төбәк губернаторы Александр Гусев барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелүен хәбәр итте.