🍫 Бәйрәм бүген! Ел саен 11нче июльдә Халыкара шоколад көне билгеләп үтелә. 🍫1. Шоколад йөрәккә файдалы. Даими шоколад ашаучыларның йөрәк авыруларына дучар булу ихтималлыгы 37 %ка чигенә. 🍫2. Кәефне күтәрә, баш миендәге серотонин матдәсен арттыра. 🍫3. Ирләргә инфаркт булу куркынычын 17 %ка киметә. 🍫4. Италия галимнәре раславынча, атнасына ике тапкыр шоколад ашаган кешеләр акылга җиңеләю авыруы белән сирәк очраша. 🍫5. Тамак ачуны баса. 10 гр шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле. 🍫6. Шоколад яратучылар озаграк яши. 🍫7. Бер кисәк шоколад кабып куйсаң, математик гамәлләр җиңелрәк чишелә, яхшырак уйланыла. 🍫8. Бер чынаяк кайнар шоколад тамак авыртуын бетерә һәм йөткерү рефлексын киметә. 🍫 9. Статистика буенча, шоколад яратучы илләрдә Нобель премиясе лауреатлары күбрәк.
🍫 Бәйрәм бүген! Ел саен 11нче июльдә Халыкара шоколад көне билгеләп үтелә
11 июля 202511 июл 2025
~1 мин