Сәйтәк авылы музеена кунаклар зур бәя бирде 🤩 Гап-гади бер авыл клубында тулы бер музейны хәтерләтә торган «Керәшен җорты» почмагы шушы клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтүллина тырышлыгы белән барлыкка килгән. Керәшен культурасын үстерү, халкыбызның бай мирасын саклу өчен янып йөрүче Ясминур «Керәшен йорты»ндагы һәр экспонатны йорттан-йортка йөреп үзе туплаган. Аларны тәртипкә китереп, чын музей ясап куйган. Редакциядән ул якларга барганда, без дә Сәйтәк музеен күреп чыгарга тырышабыз.😍 Музейда экскурсияләр еш булып тора. Әле шушы көннәрдә генә «Керәшен җорты»нда Менделеевск шәһәрендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Никой Фадеев һәм шулай ук, Айгөл Талипова кунак булып киттеләр. Алар Сәйтәк музеендагы бай экспонатка сокландылар, биредәге экспозицияләргә зур бәя бирделәр.🙏 @tuganaylar_2002