Найти в Дзене
Кряшены

🎖️Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Александр Малов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

🎖️Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Александр Малов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде👏

📃Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шул хактагы 344нче указы шушы елның 7 маенда чыкты.

Александр Михайловичка бу зур бүләк «күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә керткән лаеклы өлеше өчен» бирелгән☝️

🎞️Александр Малов 1943 елны, 17 яшеннән сугышка алына. 3нче гвардия танк армиясенең 57нче аерым авыр танклар полкында бронетранспортёр механик-йөртүчесе була. Украина, Польша, Германия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1963 елны Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. «Комсомолец Татарии», «Советская Татария» газеталарында, ТАССРның радио һәм телевидение тапшырулары комитетында, «Коммунист Татарии» журналында эшли, китаплар яза❤️

@tuganaylar_2002