Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Үткәннәр белән көрәш

Гөлчирә Галимова.Икенче өлеш. Бер карашка салкын күл суы әллә ни зыян китермәгән кебек тоелса да , Хәйдәр бераз җеткереп алды. Лилия исә бер атнадан каты авырый башлады, тән температурасы кырыкка җитте. Бер карашка салкын күл суы әллә ни зыян китермәгән кебек тоелса да , Хәйдәр бераз җеткереп алды. Лилия исә бер атнадан каты авырый башлады, тән температурасы кырыкка җитте. Үзен начар хис итә башлагач аны хастаханәгә озаттылар. Линар йорт, эш, балалар бакчасы, хастаханә тирәсендә әйләнде. Майҗамал апа улына авыр икәнен белеп аның янына шәһәргә килде. Өйдә ашарга пешерергә, кер юарга, балаларга күз -колак булса да улына зур булышлык иде. Лилиянең генә хәле авырайганнан авырая барды. Беркөнне баш табиб Линарны үз бүлмәсенә чакырды.
--Сезгә әйтер сүзем җиңелләрдән түгел , сезнең хатыныгызның хәле бик авыр. Анализлар күрсәтү буенча аның башында яман чир бар, һәм ул бик тиз тарала.
Линар утырган җиреннән сикереп торды
--Ничек? Аңламыйм, аның бердә авырганы юк иде бит. Сез ялгышас

Гөлчирә Галимова.Икенче өлеш. Бер карашка салкын күл суы әллә ни зыян китермәгән кебек тоелса да , Хәйдәр бераз җеткереп алды. Лилия исә бер атнадан каты авырый башлады, тән температурасы кырыкка җитте.

Бер карашка салкын күл суы әллә ни зыян китермәгән кебек тоелса да , Хәйдәр бераз җеткереп алды. Лилия исә бер атнадан каты авырый башлады, тән температурасы кырыкка җитте. Үзен начар хис итә башлагач аны хастаханәгә озаттылар. Линар йорт, эш, балалар бакчасы, хастаханә тирәсендә әйләнде. Майҗамал апа улына авыр икәнен белеп аның янына шәһәргә килде. Өйдә ашарга пешерергә, кер юарга, балаларга күз -колак булса да улына зур булышлык иде. Лилиянең генә хәле авырайганнан авырая барды. Беркөнне баш табиб Линарны үз бүлмәсенә чакырды.
--Сезгә әйтер сүзем җиңелләрдән түгел , сезнең хатыныгызның хәле бик авыр. Анализлар күрсәтү буенча аның башында яман чир бар, һәм ул бик тиз тарала.
Линар утырган җиреннән сикереп торды
--Ничек? Аңламыйм, аның бердә авырганы юк иде бит. Сез ялгышасыз, кабат анализларын тикшереп карагыз.
--Юк энем, ялгышмыйбыз шул кызганычка каршы . Без башта кабат анализларын тикшердек, шуннан соң гына сезгә әйтергә булдык.
--Ничек? Ничек шулай була ала?
--Үзебез дә бик аптырадык,
--Ә күптән дәвам итәме авыруы, ничек бердә авырмаган кешедә шундый авыру була ала?
--Без белмибез, алдан белгән булсак бәлки нәрсә булсада эшли алыр идек . Бик кызганыч, ләкин вакыт юк.
--Сез нәрсә әйтергә телисез?
--Аның вакыты юк, минем аңлавымча аңа бары бер ике ай яшисе калган.
Линар сүзсез калды, аның аяклары кылтырый башлады, ул стенага сөялеп:
--Юк, юк бу мөмкин түгел, ничек инде бердә авырмаган кеше шулай тиз үлсен ди .Сез кабат тикшерегез, ишетәсезме? Сез кабат тикшерергә тиеш .
--Гафу итегез, ләкин бу чынбарлык белән килешергә генә кала. Без хәзер авыртуын гына баса алабыз. Дәвалап булмас дәрәҗәгә җиткән шул. Нигә тиз арада шулай дәвалый алмаслык дәрәҗәгә җитүен генә аңлый алмыйбыз. Сезнең хатыныгыз әле былтыр гына медосмотр үткән булган, һәм анда берни дә тапмаганнар.
--Шулай булгач ничек бер ел эчендә ул авырып үләрлек дәрәҗәгә җиткән? Сез аны дәваларга тиеш, мин нәрсә кирәк барында табам. Сез аны коткарырга тиеш.
--Кызганычка каршы бу мөмкин түгел , аңа хәзер бернәрсәдә ярдәм итә алмый. Кабат гафу итегез , без чыннан да бу очракта бернәрсә белән дә ярдәм итә алмыйбыз.
Линар бер сүз дәшмичә чыгып китте. Лилия яткан бүлмә тәрәзәсеннән, аның төрле проводалар арасында ятуын күз яшьләренә буылып карап торды, аның йөрәге әрнеде. Бераз карап торгач өйгә кайтып китте. Юлда барганда да аның уеннан, күз алдыннан Лилиясе китмәде. Ул кая , ничек барганын да аңламый кебек иде. Кисәктән машина тәрәзәсен шакыган тавыш аны бу дөньяга кире кайтырга мәҗбүр итте.
--Светофор давно горит, долго стоять будем?
Линар үзенең светофорда басып торганын аңлады, күзенә җыелган күз яшьләрен сөртеп:
--Извините я сейчас поеду.- дип машинасын кабызып китеп барды.
Шау гөр килеп уйнаган балалар әтиләрен каршы алдылар .Биш яшьлек Ландыш әтисенә
--Әти син мине бүген лошадкада йөртәсеңме? Бүген минем чират лошадкада йөрергә.
--Әйе кызым, хәзер бераз ашап алыйм инде.
--Ә мине, ә мине дә йөртәсеңме?
Хәйдәр әтисенең каршысына басып җавап көтте.
--Син зур бит инде улым, быел укырга керәсең, ә әтиең эштән арып кайтты. Бүген Ландышны йөртә, иртәгә сине— диде Майҗамал апа Хәйдәргә карап, аннары Линарга борылып
--Ә син балаларны бозма, эштән кайтып гел лошадка булмыйлар. Әйдә кулыңны юып кил, ашарга әзерлим, балаларны ашаттым.
Майҗамал апа аш салып тәлинкәне өстәлгә куйды. Ул Линарга карады, аның бүген бердә кәефе юк, кичә бераз елмая иде. Майҗамал апа җайлап кына сүзен башлады
--Улым берәр нәрсә булды мәллә?Йөзен качкан, Лилия турында нинди хәбәрең бар?
Линар башта дәшмәде, ул сүзне нәрсәдән башларга белмәде, аннары әнисенә карап
--Әни, әнием Лилияне үлә диделәр.
Майҗамал апаның кулыннан аш тәлинкәсе төшеп китте.
--Нәрсә дидең, ничек инде?
--Аның башында начар авыру тапканнар, һәм ул тиз тарала икән.
--Мөмкин түгел, ничек инде начар авыру? Юк мин ышанмыйм, булуы мөмкин түгел.
--Миндә шулай дидем, ләкин бу дөрес.
Майҗамал апа бераз дәшми торды да, теләр теләмәс кенә
--Нәрсә диделәр, күпме калган?
--Бер, ике ай, бәлки азрактыр да, аның нинди хәлдә икәнен карасаң азрак та дисәң була.
--Нишләргә инде хәзер, бәлки химия терапия булышадыр, кешеләргә ярдәм итә бит.
--Юк әни, юк шул, соң диде табиб, авыруы ниндидер сәбәпләр аркасында тиз тарала башлады диделәр. Ә сәбәбен ачыклау мөмкин түгел инде дип аңлаттылар.
— Ә балалар, балаларга нәрсә дип әйтәбез? Ничек?
--Минемчә әлегә әйтергә кирәк дип уйламыйм.
Аш бүлмәсендә тынлык урнашты. Линар тәлинкәгә салган ашны бутап утырды да балалар янына чыгып китте . Майҗамал апаның да бугазыннан ризык үтмәде. Бары балалар гына әтиләренең хәләтен аңлый алмады.
--Әти, әти лошадкада йөрисем килә — дип Ландыш әтисен аптыратты. Күзенә җыелган күз яшьләрен көч хәл белән җыеп Линар Ландышны аркасына утыртып бүлмә тирәли әйләнә башлады .Кызының күңеле булгач мендәр алып , алар янына идәнгә ятты. Аннары телевизор янындагы фотоальбомны алып карый башлады. Хатирәләр, хатирәләр, менә монда ул Лилияне Хәйдәрне тапкач хастаханәдән алып чыкты. Лилия кулында зур чәчәк бәйләме. Ә Линар кулында кечкенә генә төргәктә Хәйдәр ята. Җир өстендә ап- ак кар, төрле төскә чумган кабарткычлар әби белән, әле ул вакытта исән әнисе белән әтисе кулында. Барда бәхетле, барда шатлана, елмая. Ә менә бу сүрәттә кечкенә Ландышны алып чыккан вакыт. Хастаханә янында утырткан алмагачлар шау чәчәктә утыра. Чәчәкләр арасында шул ук бәхетле йөзләр .Ә менә монысында авыл сабан туенда. Бары фотосүрәттә Лилиянең әнисе юк. Әйе сүрәтләрдә кеше саны кими. Хәзер чиратта Лилиясе. Юк бу хәбәр Линар өчен бик авыр булды. Әнә балалары әниләренең фотосүрәтен карап битеннән үбәләр, чәчләреннән сыйпыйлар. Үзләренчә аның белән сөйләшәләр, аеруча кечкенә Ландыш
— Әни тиз кайт инде, барбига күлмәк тегәм дигән идең бит— дип әнисенең кулына нәни бармакларын куя. Хәйдәрнең генә курчаклары юк шул, аның машиналары җимерелсә әтисе ясый. Кыз балага күбрәк әни кирәк шул.
Бер атна үтеп китте, балалар әниләрен бик сагынды. Ләкин хастаханәгә барырга ярамый, Лилия реанимация бүлегендә ята. Өйдәге шау шу да кимеде, балалар да әниләренең юклыгын тоя башлады. Майҗамал апа гына нәрсә әйтергә белмәде. Тагын берничә көн үтте, ниһаять хастаханәдән яхшы хәбәр килде, Лилияне реанимация бүлегеннән чыгардылар. Линар балалар һәм Майҗамал апа белән хастаханәгә килде.
--Бигрәк куркыттың безне, хәзер аллага шөкер алга таба, менә сине күрергә дә рөхсәт иттеләр.
Майҗамал апа күз яше аралаш балаларга карады. Ландыш белән Хәйдәр әнисенең икесе ике яктан килеп кочагына кергәннәр. Үзләренчә нәрсәдер сөйлиләр, сорыйлар. Алар бала шул аңламый, бәлки бу әниләрен соңгы тапкыр күрүләредер.
--Әни тиз кайт инде, без сине сагындык, урамда да җылы, кайчан паркка барабыз?
--Озакламый кызым, төрелеп чыгыйм инде.
Лилия күзләрен тутырып балаларына карады. Аның бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде.Ул хәлсез куллары белән балаларның башларыннан сыйпап
--Сез әтиегезне, әбиегезне тыңлагыз, мин хастаханәдән чыкканчы тәртипле булыгыз.
Балалар әниләренә көчлерәк сыена төште. Үзләре дә аңламыйча әниләрен соңгы тапкыр яраттылар. Бүлмәгә табиб кереп Линарга
--Сезнең белән сөйләшәсе бар, әйдәгез минем белән чыгып керә аласызмы?
--Әлбәттә, мин хәзер,
Линар әнисенә карап
--Әни балалар Лилияне бик борчымасыннар ярыймы?-диде дә табиб артыннан чыкты.
--Тыңлыйм сезне, нинди яңалыклар бар, Лилиянең хәле яхшыра дип кенә әйтегез.
--Кызганычка каршы бу алай түгел. Мөмкин булса балаларны алып китегез, Лилиянең хәле авыр.
--Ничек инде, сез бит аны реанимация бүлегеннән чыгардыгыз.
--Дөрес чыгардык, тик бу хәле җиңеләюе аның соңгы минутларда була торган җиңеллек дип уйлыйм. Санаулы минутлары калды, балаларга авыр булыр күрсәләр, вакыты белән каты авырсынып кычкырып җибәрүе бар.
--Рәхмәт сезгә кисәтүегез өчен. Мин әнигә балаларны алып китәргә кушам.
Линар бүлмәгә керде, бер Лилиягә, бер балаларга карап торды да
--Әни Лилиягә озак сөйләшергә ярамый диде табиб, көчен сакласын борчымагыз дип кисәтте. Син балаларны өйгә алып кайт.
--Әти безнен әни белән торасыбыз килә.— дип Ландыш елый ук башлады. Лилия хәлсез кулы белән кызының кулын тотып
--Тагын бераз гына торсыннар инде, миңа шул җитә.
--Ярый бары биш минут.
--Балалар әтиегезне тыңлагыз, ул һаман дөресен әйтә, ул һәрчак сезне назлар, иркәләр. Мин югында әти дә, әни дә булыр. Мин сезне бик, бик каты яратам.
--Бездә сине яратабыз әни, син ял ит, ә без иртәгә тагын киләбез, шулай бит әби? —дип Хәйдәр әбисенә карады.
--Әйе балам килербез.
Майҗамал апа Лилиянең йөзе үзгәрә башлавын күреп
--Балалар безгә чыгарга кирәк
--Әни кирәкми, минем янымда калсыннар, тагын бер генә карыйм инде үзләренә.
Лилиянең кабат бит буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Ул кабат бер улына, бер кызына карап елмайды да
--Бәхетле генә булыгыз балалар, әни тыңламасалар бик каты сүкмә инде аларны, . Ә син Линар аларны ятимә итеп үстермә, үзеңә тиң пар тап.
--Син ни сөйлисең? Төрелеп чык әле сөйләшербез.
--Син беләсең бит бу мөмкин түгел, балалар алдында әйтә алмыйм . Моны син дә, мин дә беләбез, әни дә белә.
--Лилия
Линар Лилиягә карап нидер әйтмәкче иде, Лилия аны туктатты
--Кирәкми бәгърем, син балаларны, үзеңне бәхетле итәргә тиеш, мин ризалыгымны биреп китәм. Мин сезне бик каты яратам.
Лилия кабат бөтенесен күзе белән карап чыкты да күзләрен йомды.
--Әти әни йоклап киттеме?— диде Ландыш әтисенә карап
--Әйе кызым, әниең мәңгелек йокыга талды.
Бу минутта Линар белән Майҗамал апаның да йөрәкләре тибүдән туктаган кебек булды..
Дәвамы бар.