Көмьязылар — сәхнә бизәге! Көмьязы авылында бию сәнгатенә элек – электән әһәмият зур булды. Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп биюгә тартылалар. Авыл клубы каршында бию түгәрәген җитәкче Гөлнара Солтанова алып бара. Түгәрәккә килгән бала өр-яңа шартлар белән очраша: сәхнә киемендә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагатьле аралашу, коллективка яраклашу. Җитәкче биюнең аерым төр сәнгать икәнен, бию башкаруга зур тырышлык салырга кирәклегенә төшендерә. Музыка, костюмнар, тигез хәрәкәтләр аша аның шатлык, уңышлар чыганагы булуына ирешә. Гөлнара Гомәр кызының уңышлы эшчәнлеге турында сайтта укыгыз: