🏡Мамадыш районының 12нче «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияче Римма Кузнецова иң кечкенәләр төркемендә эшли😍 Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора❤️ 🐣“Без балалар белән һәр бәйрәмне билгеләп үтәбез. Бәйрәм атрибутлары, йолалары белән таныштырабыз. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шушы уңайдан,безнең балалар бакчасы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Без дә үз төркемебез бүлмәсендәге тәрәзәләрне нәниләр белән бергәләп оригами ысулы белән кәгазьдән тынычлык кошлары – күгәрченнәр ясап бизәдек. Әлеге рәсемнәрне матурлап тәрәзәләргә беркеттек. Хәзер урамнан узганда кешеләр һәрвакыт балалар бакчасы тәрәзәләренә күз сала. Шулай ук, Олы көн бәйрәме турында да балаларга аңлаттык. Күкәй ману, кулич пешерү, бәйрәм табыны төзү турында сөйләштек. Әлбәттә безнең һәр алымыбызда балаларның сөйләм телен үстерү дә беренче урында тора”, – диде
🏡Мамадыш районының 12нче «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияче Римма Кузнецова иң кечкенәләр төркемендә эшли
27 апреля 202527 апр 2025
~1 мин