Быелгы май кыраулары, июль эсселеге игенчеләрнең күрсәткечләренә йогынты ясады. Ләкин беркем дә кулларын төшерергә җыенмый, һәр авыл хуҗалыгы оешмасы, эшчесе көченнән килгәнне эшли. Киресенчә, нәкъ менә хәзер урып-җыюда бөтен көчне барлык уңышны соңгы бөртеккә кадәр саклап калуга юнәлдерәләр.
Югары Ослан районында урып-җыю кампаниясенең актив фазасы бара. Район аграрийлары һәр аяз көнне бөртекле культуралар уңышын җыю өчен файдаланалар, эш темпларын арттыралар. Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 17133 га (урып-җыю планыннан 91,8%) суктырылган һәм 47001 тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык-27.4 ц/га.
Бу атнада урып-җыюны «Заря» ҖЧҖ, «Белая утка» ҖЧҖ, Жестков А.В. КФХсы төгәлләделәр. Шушы көннәрдә «Август Кама Тамагы» ҖЧҖ бөртеклеләрне җыеп алуны төгәлләргә уйлый.
Бер үк вакытта игенчеләр киләсе ел уңышына нигез салалар – көзге культуралар чәчелә. Чәчү 3390 га мәйданда башкарылды.