Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында һәм 2023 ел йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темаларын иң яхшы яктыртуга журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында “ТР Муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм оештыру комитеты әгъзалары катнашты. Әгъзам Гобәйдуллин җыелучылар алдында чыгыш ясап, Татарстанда җирле үзидарә халыкның хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге системасында төп бәйләгеч булып тора, диде. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләр хезмәтенең абруен күтәрүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле никадәр зур булуын билгеләп үтте. - Бу җәһәттән авыл җирлекләре
Без булдырабыз: «Идел яңалыклары» – «Волжская новь» чираттагы җиңүгә иреште
29 августа 202429 авг 2024
1 мин