Найти тему
Услон.РТ

Мәмәтхуҗада иң яхшы балык тотучыны билгеләделәр

Балыкчылар көне ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә, чөнки балык тоту традицион рәвештә кешенең иң массакүләм кызыксынган чарасы санала.

Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балыкчылар көненә багышланган уен программасы оештырдылар. Анда иң яхшы һәм иң күп балык тотучыга ярышлар үткәрделәр. Катнашучылар үзләренә уңайлы урыннар сайлап, берьюлы кармакларын салдылар һәм түземсезлек белән балык чирткәнен көтә башладылар. Балалар балык тотуда ярыштылар, викторинада катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, балыкчылык турында мәкальләрне искә төшерделәр.

Чара азагында иң уңышлы балыкчыны ачыкладылар. Яхшы балык тотулары өчен алар призлар белән бүләкләнде, ә чарада катнашучыларның барысы да татлы ризыклар алды. Күл буенда һәрбер теләгән кеше балык тотуда осталыгын күрсәтә алды. Чара күңелле һәм актив узды.