Найти тему
Услон.РТ

Дуслык серләре

Балалар дуслыкның нәрсә икәнен, дуслыкның серен, дусларның ни өчен кирәклеген белделәр. Шулай ук халыкларның дуслыгы нидән гыйбарәт булуын, безнең илдә нинди милләт вәкилләре яшәве, нинди диаспоралар үзләренең халкын тәкъдим итүләре белән таныштылар. Балалар районыбызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм милли үзенчәлекләре турында зур кызыксыну белән тыңладылар.

Чара барышында балалар төрле уеннарда уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, тематика кысаларындагы сорауларга җавап бирделәр. Чара азагында балалар башка милләт һәм дин кешеләренә дустанә мөнәсәбәттә булырга, татулыкта яшәргә кирәклеген аңладылар.