Район балалар китапханәсендә балалар өчен “Китапка - озын гомер” дигән китап укуга һәм аларны тәртиптә тотуга юнәлтелгән чара узды. Анда китапханә каршында эшләүче «Фантазёрлар» һәм «Радуга» клублары әгъзалары катнашты.
Китапханә хезмәткәрләре башта балаларга китап белән ничек дөрес мөгамәлә итү, китапларны ремонтлау ысуллары турында сөйләделәр. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнгәндә, балалар чын мәгънәсендә файдалы эш белән шөгыльләнгәннәрен аңладылар, мавыгып, теләк һәм кызыксыну белән эшкә керештеләр. Балалар үз эшләренең әһәмиятлегенә төшенеп эшләделәр һәм түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: китапларны сакларга кирәк!