Конкурста яшәүчеләрдән өч гүзәл хатын-кыз катнашты. Аларны жюри составына кергән ирләр бәяләде: табиб Илдар Вәлиуллин һәм интернатта яшәүчеләр Сергей Костюков, Рамил Кәлимуллин. Беренче турда конкурсантларга шигырьләр укырга, җырлар җырларга, шулай ук чәчәк бәйләме җыярга кирәк иде. Алар барысында уңышлы башкарып чыкты. Беренче катнашучы Надежда Лепихина үзенең чәчәк бәйләмен "Язгы шатлык", ә 92 яшьлек тыл ветераны Лариса Отставнова - "Мәхәббәт букеты" дип атады. Өченче конкурсантка Валентина Павлова "Яз" дип аталган гади генә исем уйлап тапты. Анда катнашучылар прическалар бәйгесендә дә ярыштылар. Алар җитез һәм оста итеп үзләренең ярдәмчеләренең чәчләрен үрделәр. Соңыннан интеллектуаль викторинада ярыштылар. Чибәр ханымнарны котларга Шеланга авылы мәдәният йортыннан "Душа поет" иҗат коллективы килде. Алар белән бергә бәйрәмдә катнашучылар биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар. Финалда жюри әгъзалары исеменнән Илдар Вәлиуллин конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. Җиңүне Лариса Отставнова