Найти в Дзене

Көнтүгеш авыл биләмәсе авыллары халкы СВОдагы якташларга ярдәм

Көнтүгеш авыл биләмәсе авыллары халкы СВОдагы якташларга ярдәм күрсәтүдә бердәм катнаша —Районнан соңгы гуманитар ярдәм олавы тупланган көннәрдә Тозлыбин авылыннан Иван Айметов, Түбән Иванайдан Валерий Шаихов гаиләләре тиз бозылмый торган азык-төлек җыелмалары, перчаткалар, Минниса Хайдаршина дару препаратлары китерде. Тозлыбиннан Роберт Гомәров татлы күчтәнәчләр, тельняшкалар, Көнтүгештән Хәмзә Фәизов бик күп скотчлар китерде. Ир-егетләребез исән-сау хәлдә туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар! — ди авыл биләмәсе эшләр башкаручысы Раушания Сафиуллина. Ә Югары һәм Түбән Иванай авыллары халкы СВОга 12 маскировкалау челтәре үреп озатты. Бу зур эштә пенсионерлар, балалар бакчасы, мәктәп, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бик актив. —Безнең авыллардан солдатларга күп окоп шәмнәре дә эшләп озатылды. Аларны әзерләүдә “Арвий” колективы хатын-кызлары, Илюса, Виктор Аклаевлар оныклары белән зур өлеш керттеләр, — ди Түбән Иванай авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы Альб

Көнтүгеш авыл биләмәсе авыллары халкы СВОдагы якташларга ярдәм

күрсәтүдә бердәм катнаша

—Районнан соңгы гуманитар ярдәм олавы тупланган көннәрдә Тозлыбин авылыннан Иван Айметов, Түбән Иванайдан Валерий Шаихов гаиләләре тиз бозылмый торган азык-төлек җыелмалары, перчаткалар, Минниса Хайдаршина дару препаратлары китерде. Тозлыбиннан Роберт Гомәров татлы күчтәнәчләр, тельняшкалар, Көнтүгештән Хәмзә Фәизов бик күп скотчлар китерде. Ир-егетләребез исән-сау хәлдә туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар! — ди авыл биләмәсе эшләр башкаручысы Раушания Сафиуллина.

Ә Югары һәм Түбән Иванай авыллары халкы СВОга 12 маскировкалау челтәре үреп озатты. Бу зур эштә пенсионерлар, балалар бакчасы, мәктәп, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бик актив.

—Безнең авыллардан солдатларга күп окоп шәмнәре дә эшләп озатылды. Аларны әзерләүдә “Арвий” колективы хатын-кызлары, Илюса, Виктор Аклаевлар оныклары белән зур өлеш керттеләр, — ди Түбән Иванай авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы Альбина Янгирова.

-2
-3
-4
-5
-6