🕊️Благовещение бәйрәменең үз кагыйдәләре, йола-ышанулары бар - Бу көнне кешеләргә акча яки әйбер биреп торырга ярамый. Юкса гаиләдә тынычлык һәм бәхет югала. Үтенеч белән кергән кеше яхшы таныш һәм аңа каршы килергә уңайсыз булса да, бу кагыйдәне үтәү мөһим. - Тегәргә, бәйләргә, үрергә ярамый. Күп кенә халыкта җеп гомер белән бәйләнгән. Бу көнне эшләү өчен кулына җеп алган һәркем үзенең язмышын бутарга мөмкин, аның тормышында күңелсезлекләр һәм борчулар булуы ихтимал. - Чәч белән эш итәргә ярамый. Аны юу, кисү генә түгел, сәбәпсез тарарга да ярамый, язмышыңны җимерергә мөмкинсең. Шулай ук чәч коелуы бар. - Яңа алынган кием кияргә ярамый. Алар тиз ертылырга, кияргә яраксызга әйләнергә һәм ел буе башкасын алып булмаска мөмкин. - Яңа эш башларга ярамый. Башлаган очракта да ул уңышлы булмый. Болгавышый атнаның кайсы көненә туры килә, шул көнне "кош оя итмәс көн" дип йөртәләр. Бәйрәм көнне ничек үткәрәсең, ел буе шулай була. 🌿Халык йолалары hәм сынамышлары 👈