Балалар өчен көтеп алынган вакыт җитте, шуңа да бу чорда янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре турында искә төшерү урынлы. "Хөрмәтле ата-аналар, балалар белән ял вакытларын күңелле үткәрү өчен вакыт табыгыз, спорт ярышларына йөрегез, кинога бергәләп походлар үткәрегез, балаларга укуга мәхәббәт тәрбияләгез. Әгәр сезнең балагызга каникулларда өйдә бер үзенә генә өйдә калырга туры килсә, сез өйдән чыгып китәр алдыннан, баланы мөмкин кадәр мавыктыргыч эш, уен белән җәлеп итәргә тырышыгыз. Һәм иң мөһиме, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләргә онытмагыз, шәмнәр һәм шырпылар белән уеннар нинди куркыныч китерүен, түбәләрдә, подвалларда һәм сарайларда ут белән уйнарга яраманлыгын аңлатыгыз. Балалар бер розеткага күп санда электр приборларын тоташтырырга, бозылган изоляцияле электр шнурларын һәм үткәргечләрен кулланырга, үзләренә электр приборларын төзәтергә һәм сүтәргә ярамаганын белергә тиеш. Мамык, шәм куллану, янгынга китерергә мөмкин булган фейерверклар оештыру тыел
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында каникулларны ничек куркынычсыз итүне искә төшерделәр
31 декабря 202331 дек 2023
1 мин