Найти в Дзене
Актаныш-информ

Казанда Актаныш якташлык җәмгыятен җитәкләүче Вәсим Вахитов МХОдә һәлак булганнарның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре юллады

ИГЕЛЕКЛЕ АКТАНЫШ

Казанда Актаныш якташлык җәмгыятен җитәкләүче Вәсим Вахитов МХОдә һәлак булганнарның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре юллады

Ләйсән ГАЗИЗОВА,25 декабрь 2023

Үзләре күптән башка төбәкләрдә яшәсәләр дә, күңелләре белән һаман туган якта, аның кешеләрен сагынып, кайгыртып яшәүче якташларыбыз белән без чиксез горурланабыз. Казанда Актаныш якташлык җәмгыятен җитәкләүче Вәсим Вахитов әнә шунды хөрмәтле затларның берсе.

Вәсим Хуҗаҗан улы Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның гаиләләрен сөендерде, балаларга атап 18 күчтәнәч пакеты җибәрде. Һәрбер балага икешәр пакет тулы тәм-том, күчтәнәчләр беразга гына булса да сабыйларның күңелен күтәрер, батыр әтиләренең рухы шатланыр.

Актаныш районында әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булган балаларның саны 9, киләчәктә аларның саны артмасын, сугыш уты тукталсын иде. Неонацизм тарафдарларын тар-мар итү барышында һәлак булган әтиләр- безнең янәшәдә генә яшәгән, эшләгән, гаилә корып балалар үстергән авылдашларыбыз, якташларыбыз. Аларның даны-мәңгелек!

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/igelekle-aktanys/kazanda-aktanys-iaktaslyk-amgyiaten-itaklauce-vasim-vaxitov-mxoda-halak-bulgannarnyn-balalaryna-iana