Әнкәмнең догалары Бала һәркемгә газиз. Юкка гына халыкта «Бала - бәгырь ите» димиләр. Баласы өчен ата-ана горур башларын түбән иеп әллә кемнәрнең бусагасын таптарга мәҗбүр була. Белгән догаларын укып, Аллаһка ялвара. Аналарның балалар өчен кылган, сораган догалары бик тиз кабул була, чөнки ана белән Аллаһ арасында пәрдә юк, диелә Ислам динендә. Тик бу әти кеше баласына дога кылмаска дигән сүз түгел. Чыннан да, ата-ана догасыннан да олы дога юк. Моның сәбәбе бик гади: аларның балаларына карата кылган гамәлләрендә рия була алмый. Ата белән ана баласы өчен нәрсә генә эшләсә дә (ярдәм итү, бүләк бирү), алар аны беркайчан да нидер өмет итеп эшләми, яхшылыгыма яхшылык белән җавап бирер дип көтми. Һәм алар бервакытта да балаларына начарлык теләми, күңелләре изгелектә, яхшылыкта гына. Бер хәдистән күренгәнчә, Рәсүлебез (с.г.в.) янына бер сәхабә килә дә: «Бу дөньяда иң зур мәхәббәт белән кемне яратырга кирәк?» - дип сорый. Рәсүлебез (с.г.в.): «Әниеңне», - ди. «Ә аннан соң кемне?» - дип сорый сә