Башкортстанда 16 яшьлек үсмер ярты миллион сум акча урлауда ярдәм иткән өчен 6 ел колониягә озатылырга мөмкин.Нефтекамада һөнәрчелек лицееның 16 яшьлек укучысы 84 яшьлек пенсионердан 495 мең сум урлауда гаепләнгән. Хатын-кызны «сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» дигән стандарт схема буенча алдаганнар.Егет «курьер» булып чыгыш ясый: ул Телеграм аша өстәмә эш эзли. «Шабашка Нефтекама» ширкәтендә үсмер акча тапшыру өчен курьер эзләү турында белдерү күрә. Өстәмә эш хакы турында ул билгесез кыз белән Телеграммда аралаша. 19 июньдә аңа пенсионерның адресы буенча килергә, ә аннары алган акчаны банкомат аша күчерергә кирәклеге турында хәбәр итәләр. Эш өчен түләү буларак, егеткә үзенә 20 мең сум калдырырга рөхсәт итәләр.Сораштыру барышында шикләнелгән кеше табышның законсызлыгын аңлаганын таный: ул элегрәк өлкән яшьтәге кешеләрне шулай алдауларын ишеткән. Алынган акчага егет кесә телефоны сатып ала һәм кафеда ашый.Лицей укучысына алты елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Фото: социаль челтәрләрдән