Фәрит Хөрмәтулла улы “Атайсал” проектының ватанпәрвәрлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт хисе белән сугарылуын билгели. – Чакмагыш районының Көсәкәй авылында әнием, дусларым, сыйныфташларым, туганнарым яши, ут күршеләр анда – аларны онытырга ярамый. Үз туган төбәкләрендә игелекле эшләр башкаручы башка кешеләр дә шулай фикер йөртә. Без кешеләр туган як геройлары турында белсеннәр өчен проект төзергә булдык һәм тормышны тирәнтен җанландырдык. Башкортстанда дүрт мең ярым авыл бар, – ди Фәрит Гыйндуллин. – Якташлыкны үстерәбез, урындагы муниципалитетларның эшкуарлар белән үзара бәйләнешен ныгытабыз, кешеләрдә кече ватаныбыз язмышы өчен җаваплылык уятабыз. Бу хәрәкәт бөтен республика буенча көч туплый – авыллар чәчәк ата.Фәрит Хөрмәтулла улы республиканың күп кенә меценатларына яхшы үрнәк күрсәтә. Ел саен авылдашлары белән бергә эре наратлар утырта, үз туган районында гына түгел, Уфада да ул тематик аллеялар утыртуда катнаша, экологик өмәләргә чыга. Бары тик уртак тырышлык белән генә республи