Безнең ише малай-шалай авызын ачып тыңлап тора. Кызык, чөнки фәлән-фәлән абзыйларның ниндирәк кеше икәнен бары тик шунда гына тулысынча белеп калырга мөмкин. Бераздан сүз капка төпләреннән узып, урам очындагы җыенга күчә. Менә ул чын мәгънәсендә демократик җыелыш була торган иде. Һәркем үз сүзен әйтә, бернәрсәне дә яшереп тормый, беркемгә яраклашмый. Анысын-монысын тикшергәннән соң, күпчелек тавыш белән дәгъвачыларның берсен сайлап куялар. Көтүче итеп.Көтүче ул җәй көне авылның иң абруйлы кешесе була. Кайтуына көтүче чираты төшкән йортта аны соңгы тавыкларын суеп булса да кунак итәләр, берәр рүмкә салып та бирәләр. Икенче көнгә котомкасын тутырып хәзинәдә булган затлы ризыкларын төяп җибәрәләр. Ул заманда халык малны ару гына асраса да, ашау-эчү ягы такы-токырак иде кебек. Йомырка вүле инде, бәрәңге, дөге ярмасы, карабодай… Ит мәсьәләсе накысрак, тавыкны да я печән кайтаруга, я көтү чиратына багышлабрак чалырга тырышалар. Хәллерәк кешеләр сарык та эш итеп куя, анысы. Былтыргыдан калга