80 ел элек 1943 елның 12 июлендә икенче Бөтендөнья сугышында иң зур танк сугышы була. Курск дугасының Көньяк фарсында Прохоровка янындагы кырда ике танк армадасы - гомумән алганда меңнән артык бронемашина очраша. Авыр сугышлардан соң Совет гаскәрләре дошман һөҗүмен туктата.«1943 елның 12 июлендә Прохоровка сугышының 80 еллыгы истәлегенә» медале белән Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск сугышында катнашучы Әүхәди Миңнегулов бүләкләнде. Әүхәди Батыргәрәй улы - Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале һәм башка бүләкләр иясе.Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары медаль тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык теләде. Курайчы Фәнил Киньягулов ветеранга курайда көй уйнады.Район хакимияте вәкилләре, «1943 елның 12 июлендә Прохоровка сугышының 80 еллыгы истәлегенә» медален тапшырырга һәм сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә ветеран Нуретдин Хисаметдинов янына да килде.Сержант Хисаметдинов 1940 елда хезмәт итәргә китә, ә 1949 елда гына өенә кайта. Чаңгы батальонында, элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә, санитар була. Өч тапкыр яралана, Югары Башкомандующий Иосиф Сталинның 18 Рәхмәт хаты, Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Кавказны саклаган өчен», «Берлинны алган өчен», «Варшаваны алган өчен» медальләрнә һәм башка хәрби бүләкләргә лаек була. Мәскәүне яклый, Курск сугышында катнаша, Берлинны штурмлый, Эльбада союздашлар белән очраша.Фото: "Восход" гәзите