«Тавыш тиз арый. Аена 20-25 концерт куйган җырчыларны аңламыйм. Фонограммасыз җырлап, ул кадәр концерт кую кулдан һәм көчтән килми. Тамашачыны алдауга барудан Аллаһым сакласын гына, дим. Кайчак телевидениегә төшергән концертларда фонограммага җырларга кушалар, әмма андыйлардан баш тартам, мине программага кертмәгез, дим. Соңгы арада тамашачы миннән акапелла җырлавымны сорый, ягъни бернинди уен коралыннан башка. Өстәвенә, микрофонсыз да. Тамашачы бу үтенечен, гадәттә, записка итеп язып җибәрә. Бу алым белән “Сандугач” җыры “ура”га үтә. Тамашачының шундый ихтыяҗы бар икән, димәк, бер көнлек җырлар аларны бозып бетермәгән әле, дип уйлыйсың», - дигән ул бер әңгәмәсендә. Аның сүзләре белән килешәсезме? Фото: социаль челтәрләрдән.