Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күпбалалы яугир өенә кайткан

Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова хезмәттәшләре һәм депутатлары белән чираттагы тапкыр СВО зонасына барган, сугышчылар, мобилизацияләнгәннәр һәм контрактчылар заявкалары буенча гуманитар конвой илткән."Егетләребезнең яшәү шартларын күрдек. Армия тушенкасыннан пешерелгән тәмле ризык һәм чәй белән сыйландык. Аларга «Иглинские вести» гәзитен тапшырдым. Сугышчыларыбыздан кайнар сәлам белән өйгә кайтам. Аларны тизрәк исән-сау һәм җиңү белән көтәбез!" - дип язган ул.Башкортстан делегациясен төп маҗара алда көткән. Иглин солдатларының берсенең ("Кот" позывнойлы) өченчегә баласы туган. "Кот" күпбалалы әти булган! Бала туганда солдатка отпуск бирелә. "Кот" Мәскәү аша - самолет белән, ә аннары туган ягына кадәр көн ярым вакытын югалтыр иде."Без штабка барып, барлык формаль эшләрне җайга салдык, барлык кәгазьләргә кул куйдык һәм якташыбызны үзебез белән машинада алып кайттык. Биш кеше кайттык. Руль артына чиратлап утырдык, минем чират җиткәч, мин әйтәм: "Әйдә, хатыныңа шалтыратыйк, шатландырыйк!". Номерын җыйдык, : "Иреңне глава өеңә алып кайта, тиздән кайтып җитәчәкбез!" - димен. Шундый матур эмоциональ мизгел булды", - дип сөйләгән Гүзәл Насыйрова "Башинформ"га. фото: башинформ