Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Пенсиягә иртәрәк чыгучылар исемлеге киңәйтелгән

Бу исемлеккә коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, укытучылар, табиблар, җәмәгать транспорты водительләре эләккән. Депутат Александр Аксененко бу исемлеккә социаль педагогларны һәм балалар бакчаларында физкультура буенча инструкторларны кертергә кирәк, дип белдерә.Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов фикеренчә, технологияләр үзгәрү сәбәпле, икътисадта куркыныч һөнәрләр саны кимеп бара. Шуңа да карамастан, психологик киеренкелек арту белән бәйле яңа проблемалар барлыкка килә."Бу исемлекне эшләгәндә стресс кичерү гомер озынлыгын киметүче төп фактор булган һөнәрләр керергә тиеш. Бу өлкәдә тикшеренүләр үткәрергә, зарарлы һәм куркыныч һөнәрләр исемлеген заманчалаштырырга кирәк, – ди эксперт.Фото: РИА Новости