Сибай шәһәрендә оештырылган “Урал аръягы-2023” Бөтенрусия форумының республика икътисады үсешендә күренекле вакыйга буларак кабул ителүе табигый. Ни өчен дигәндә, әлеге төбәкнең социаль-икътисади хәле соңгы чорда республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә тора. Иң беренче чиратта, бу Урал аръягының моңарчы күп кенә юнәлешләр буенча республикадагы уртача күрсәткечләрдән артта калуы белән дә аңлатыла. Ә бит Сибай шәһәр округы, Әбҗәлил, Баймак, Зианчура, Зилаер, Учалы, Хәйбулла районнары кергән Урал аръягы Башкортстан биләмәләренең өчтән берен тәшкил итә, биредә республика халкының 9 проценты яши, ә төбәкнең республика икътисадындагы өлеше түбән кала. 2019 елдан Урал аръягының башкаласы саналган Сибай шәһәрендә үткәрелә башлаган Инвестиция сабантуйлары бу юнәлештә социаль-икътисади хәлне тотрыклыландырып, үсеш юлына чыгуны максат итеп куйды. 25-27 майда Сибайда оештырылган бишенче Бөтенрусия инвестиция сабантуенда исә колачлы проектка беренчел йомгак ясалып, алдагы чорга яңа максатлар билгеләнде. Әлеге чара 2022 елда Башкортстан Хөкүмәте 2030 елга кадәр чорга раслаган Урал аръягын социаль-икътисади үстерү буенча яңа стратегиягә туры килүе белән дә әһәмиятле. Инвестсабантуйларның төп нәтиҗәләре “Урал аръягы-2023” Бөтенрусия форумының пленар утырышында барланды. “Глобаль үзгәрешләрдә үсешнең яңа мөмкинлекләре” дип исемләнгән чарада төп докладлар белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров чыгыш ясадылар. Алар бәян иткән йомгаклардан күренүенчә, төбәктә инвестиция эшчәнлеге активлашуы нәтиҗәсендә, соңгы дүрт елда Урал аръягы төбәкләренә инвестицияләр кү-ләме 82 миллиард сумнан артып, шушы нигездә 200 инвестиция проекты тормышка ашырылган. Бу җәһәттән узган ел аеруча нәтиҗәле саналырга хаклы – 87 проект тәмамланып, икътисад үсешенә саллы этәргеч бирде. Хөкүмәт Премьер-министры бу уңайдан инвестиция проектлары арасыннан Әбҗәлил районында сафка баскан коры төзелеш катнашмалары заводын аерым атады. “Цемикс” компаниясе төзегән объектны ачуда Русия Президенты Владимир Путин да катнашкан иде. Учалы тау-металлургия комбинатында, шулай ук биредәге элеваторда үткәрелгән яңарту эшләре предприятиеләр эшчәнлегенә уңай йогынты ясады. Урал аръягы төбәкләренең социаль инфраструктурасын үстерүдә Республика максатлы инвестиция программасы, федераль проектлар мөмкинлекләре дә актив кулланыла. 4 ел дәвамында бердәм тырышлык нәтиҗәсендә Урал аръягында туксаннан артык фельдшер-акушер пунктлары, дәваханә, медицина амбулаториясе, мәктәп, балалар бакчасы, 14 мәдәният учреждениесе файдалануга тапшырылган. Пленар утырышта билгеләнүенчә, санкцияләргә карамастан, Урал аръягында социаль-икътисади объектлар төзелешендә активлык кимеми, атап әйткәндә, хәзерге чорда гына, мәсәлән, 150 миллиард сумлык 198 инвестиция проекты тормышка ашырыла. Бу юнәлештә эшчәнлекнең алдагы елларда тагын да күләмрәк төс алачагын “Урал аръягы-2023” форумы кысаларында кабул ителгән карарлар, төзелгән инвестиция килешүләре дә раслап тора. Атап әйткәндә, Сибайдагы Бөтенрусия чарасында илнең 14 төбәгеннән, 8 чит илдән, тоташ алганда, барлыгы 3,5 мең вәкил катнашуы аның абруе тагын да артуы турында сөйли, безнеңчә. Гомумән, бу җәһәттән форумның киңколачлылыгын анда тикшерелгән мәсьәләләрнең социаль-икътисади юнәлешеннән дә төсмерләргә мөмкин. Мәсәлән, эшчәнлекнең төрле өлкәләренә караган проблемаларга багышланган 20дән артык секция утырышлары оештырылды. Алар матбугат конференцияләре рәвешендә үтте, темалар күптөрле, иң мөһиме: ачыктан-ачык сөйлә-шү нигезендә җитди карарлар кабул ителде. Мәсәлән, форум “Үзгәрешләр икътисадында кече һәм урта малтабарлык: көнүзәк мәсьәләләр һәм ярдәм чаралары” дип исемләнгән секция эше белән ачылды. Чит ил һәм Русия төбәкләре вәкилләре, Башкортстан малтабарлары белән берлектә үткән чарада төп урынны республика бизнес-шерифлары алып торды. Билгеле булуынча, бизнес-шерифлар институты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән кертелгән иде. — Дүрт ел узгач, без анык нәтиҗәләргә ирешеп, малтабарлар эшчәнлеген оештыруда бай тәҗрибә тупладык, — диде секция утырышындагы чыгышында республиканың Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов. — Безнең төп бурыч булып эш-чәнлекнең барлык юнәлешләрендә компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрү, малтабарларга юридик һәм дәүләт ярдәмен арттыру тора. Бу юнәлештә уңышлар бар, шуңа да бизнес-шерифлар республика икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә, дип ышанычлы әйтә алабыз. Гомумән, Башкортстанда малтабарлар белән эшчәнлеккә янә бер тармак – Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты җәлеп ителгән. Бу җәһәттән шуны билгеләп үтү урынлы: Сибай инвестиция форумында малтабарлар әйдәүче көч булып торды. Әлеге үзенчәлек яңа инвестиция проектларын гамәлгә кую максатында төзелгән килешүләрдә дә чагылыш тапты. Быелгы форумның һөнәри бәй-рәмгә – Эшкуарлар көненә туры килүе дә аерым әһәмияткә ия. Инвестсабантуй кысаларында Евразия халыклары ассамблеясенең Башкортстандагы вәкиллеге Җәмәгать советының киңәйтелгән утырышында да төбәктә кече һәм урта малтабарлыкны үстерү турында сүз барды. Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге чара Италия вәкиллегенең даими партнеры – коммерциягә карамаган ассоциация җитәкчеләре белән бизнес-иртәнге аш форматында үтте. Хөкүмәт җитәкчесе әңгәмә барышында республикада кече һәм урта малтабарлыкның тотрыклы үсеш юлында булуын билгеләде. Хәзерге чорда кече һәм урта малтабарлык субъектлары саны 133 меңгә якын, быел бизнес-берәмлекләр исә 4 процентка арткан, нәтиҗәдә малтабарлар дәүләт казнасына 7 миллиард сум акча керткән. Илебезгә каршы санкцияләр шартларында Русиягә дусларча мөнәсәбәттәге чит илләр белән икътисади бәйләнешләрне ныгыту зарурлыгы килеп туды. Әлеге максатта Сибайдагы инвестиция форумы мөмкинлекләренең шактый нәтиҗәле файдаланылуын билгеләргә кирәк. Бу юнәлештә берничә секция эшләде, аларда Белоруссия, Казахстан, Төркия, Кытай делегацияләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре аеруча җанлы шартларда тикшерелде. Башкортстанның Тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан оештырылган секциянең әйдәүче спикеры сыйфатында Башкортстанның Кытай Халык Республикасындагы сәүдә вәкиллеге вәкиле Флүр Әсәдуллин чыгыш ясады. Тәкъдим ителгән те-ма: “Көнчыгыш экспрессы – экспорт һәм импортның яңа мөмкин-лекләре”. Әлеге чорда Кытайда Башкортстан товарларыннан “Хәләл” маркалы азык-төлек, тимер эшләнмәләр зур сорау белән кулланылса, Кытайдан безгә машиналар һәм җиһазлар кертелә. Флүр Әсәдуллин бу уңайдан Кытайның Башкортстан өчен төп партнер булуын ассызыклады. “Сәүдә әйләнешен кискен арттыру өчен барлык мөмкинлекләр бар һәм алар нәтиҗәле файдаланылсын өчен икътисади интеграцияне тирәнәйтү таләп ителә”, дип билгеләде үзенең чыгышында Кытайның Халыкара сәүдәне үстерү буенча үзәге генеральный директоры Ли Яньцзюнь. Башкортстанның Казахстан белән сәүдә бәйләнешләрен ныгыту мәсьәләләре исә ике республиканың машина төзелешендә, химия һәм нефть химиясе тармакларында, агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек буенча секция утырышына чыгарылды. Әйткәндәй, Русия — Төркия сәүдә-икътисади хезмәттәшлегендә шулай ук төп бәйләүче көч булып агросәнәгать тора. Әлеге тема тикшерелгән секция эшендә катнашучылар бу юнәлештә анык карарлар кабул итеп, аларны озайлы килешүләр белән ныгытты. “Урал аръягы-2023” форумында төп игътибарның икътисади үсеш проблемаларына юнәлтелүе табигый, чөнки төбәк үсешенә алдагы чорда хәлиткеч йогынты ясаячак күләмле инвестицияләр җәлеп итү максат булып тора. Моңа ирешү юлында кайбер киртәләр барлыкка килде. Бу хакта инвестсабантуйның пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклады. Инвестицияләр агымын арттыру максатында быел республикада Русия дәрәҗәсендә моңарчы кулланылмаган икътисади-хокукый юнәлештәге заманча адымнар ясау күздә тотыла. Атап әйткәндә, Урал аръягын социаль-икътисади үстерүдә турыдан-туры катнашучы инвесторларга өстенлекле статус бирү һәм бу юнә-лештә дәүләт ярдәмен максатлы куллану күздә тотыла. Ә бу, иң беренче чиратта, инвестицияләр күләме буенча аерым таләпләрнең йомшартылачагына кагыла. Инвестиция проектында катнашучыларга төзелеш максатында җир бүлү мәсьәләсен гадиләштерү — шуларның иң мөһиме. Бу юнәлештә Хөкүмәт карарлары, закон проектлары әзерләнгән дә инде, алар тулыландырылган форматта агымдагы елның 1 июлендә тәкъдим ителәчәк, дип белдерде Республика Башлыгы. Сибай тарафларында ил һәм дөнья күләмендә оештырылган чараны сабантуйдан башка күз алдына да китереп булмый, билгеле. Милли бәйрәм бу җәһәттән форумның бренды булып тора, аны Әбҗәлил төбәгендә үткәрү дә матур йола рәвешен алды. Быелгы милли бәйрәмнең Бөтенрусия күләмендә югары дәрәҗәдә оештырылуы шуңа ачык мисал. Әйтергә кирәк, аңа республиканың мәдәният һәм сәнгать әһелләре, иҗади коллективлар, спортчылар, хезмәт батырлары да җәлеп ителде. Атап әйткәндә, Әбҗәлил сабантуе мәйданында 12 район милли ихаталар, көнкүреш кирәк-яраклары, кием-салым, Башкортстан халыкларының милли ашлары экспозицияләрен тәкъдим итте. Аларның һәрберсендә республика Башлыгын олы ихтирам белән каршыладылар. Радий Хәбиров сабантуйны ачу тантанасында катнашты, төбәк игенчеләрен язгы-кыр эшләре тәмамла-ну белән ихлас тәбрикләде. Милли бәйрәм программасы кысаларында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләренә һәм Әбҗәлил районында туып-үскән генерал Таһир Кусимовка багышланган театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Җыеп әйткәндә, Әб-җәлил сабантуе Урал аръягының икътисади һәм мәдәни үсешенең якты бизәге булып балкып, Башкортстандагы форумны ил күлә-мендә янә бер кат танытты. Ример Насретдинов. Фәнүр Гыйльманов, Уфа – Сибай – Уфа.