Социаль челтәрләрдә яхшы хәбәрләр дә язалар һәм бу аеруча күңелле. Әйтик, Тәтешле халкы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илгиз Шәңгәрәевка рәхмәт белдергән. Алар социаль челтәрләр аша дәваханә поликлиникасында инвалидлар коляскасында утырган авырулар өчен пандус урнаштыруны сорап мөрәҗәгать иткән булган. Ике атна да узмаган, баш табиб шәхсән хәбәр авторына шалтыратып сөйләшкән. Шушы көннәрдә исә, поликлиникага чакырып, куелган пандусны күрсәткән.Кулланучылар пандус сыйфатлы һәм уңайлы, дип яза. Илгиз Наил улына һәм Югары Тәтешле үзәк район дәваханәсенең башка хезмәткәрләренә пациентларга карата сизгер мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерә. Уфада Гобәйдуллин урамы, 19 адресы буенча тукталыш павильонының түбәсен җил кубарырга мөмкин. Башкортстанның ЦУР системалары социаль челтәрләрдә шундый хәбәр теркәгән. Мөрәҗәгатьне Уфаның Совет районы хакимияте хезмәткәрләре эшкә алган. Берничә көннән соң тукталыш павильоны белән бер түбә астында урнашкан кибет хуҗасы түбәне ремонтлаган.Төзүчеләр урамында 23нче мәктәп янындагы светофорны ремонтлау үтенечен Стәрлетамак халкы социаль челтәрләрдәге төркемнәрнең берсендә апрель ахырында ук калдыра. Мөрәҗәгатьне ЦУР системалары тоткач, Стәрлетамак шәһәр хакимияте аны эшкә ала. Белгечләр ватылу сәбәбен тапкан: җир астында кабель зыян күргән. Реставрация өчен вакыт кирәк булган. Өч атнадан соң белгечләр ремонтны тәмамлый, светофор штат режимында эшли башлый. Апрель башында Уфаның Зәйнәп Биишева урамындагы 7/1 йортта яшәүче ханым социаль челтәрләрдә күп кенә проблемалар турында язган: подъездга кергән урында баскыч, коляскалар өчен төшү урынында плиткалар ватык, ишек буяуга баткан, шулай ук подъездга керү урынында ут юк. Хатын керү төркемен ремонтлауны сораган. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР системалары теркәгән, аннары аны Уфаның Киров районы хакимиятенә җибәргәннәр. “Йортны хезмәтләндерүче идарәче компания 1 майга кадәр ремонт мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде һәм үз сүзендә торды. Башта компания хезмәткәрләре баскычны ремонтлады һәм подъезд ишеген буяды. Аннары подъездга керү урынындагы плитканы ремонтладылар һәм подъезд янындагы яктырту системасын тергезделәр. 22 майда эшләр тәмамланды”, – дип язалар ЦУРдан. Хәрбиләргә түләүләрне тоткарлау турындагы сораулар иң катлаулы, мөһим һәм бик четереклеләрдән исәпләнә. Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системаларына Башкортстан халкыннан мондый хәбәрләр дә килә. Кыйгы районыннан СВОда катнашучының хатыны “Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасы аша иренең бер айлык хезмәт хакы тоткарлануы турында яза. Бу мәсьәләне хәл итәргә Уфа гарнизонының хәрби прокуратурасы ярдәм иткән. Алар Русия Оборона министрлыгына рәсми запрос җибәргән. Озак та үтмәгән, хәрби хезмәткәр тиешле түләүләрне алган. “Махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан мөрәҗәгатьләр ЦУРга төрле каналлар аша килә. Системалы сораулар юк, әмма шундый һәр хәбәр артында – кеше язмышы. Хәрби прокуратура һәм хәрби комиссариаттан коллегаларыбызга рәхмәт, бергә эшлибез һәм һәр мәсьәләне хәл ителгәнче контрольдә тотабыз”, – дип язалар ЦУРдан.21 майда Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында яшәүче ханым социаль челтәрләрдә урындагы буадагы фонтанның эш вакытын үзгәртүне сораган. Кичләрен, 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр көн якты булганлыктан, чагу утлар бөтенләй күренмәгән. Кешеләр йоклар алдыннан урамга чыга, ә фонтан сүндерелгән була, сокланырлык бернәрсә дә юк. Бу хәбәрне хәл итү белән Югары Тәтешле авыл Советы шөгыльләнә. 22 майдан җәй ахырына кадәр буаны кичке яктырту 22:00 сәгатьтән 00:30 сәгатькә кадәр эшләячәк, дигән карарга килгәннәр. Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Энгельс, Сәнәгать һәм Дуслык урамнарында ясалма тигезсезлекләр законлы урнаштырылганмы, дигән сорау бирә. Инцидент белән Октябрьский шәһәр хакимияте шөгыльләнә. Баксаң, бу урамнарда “яткан полицейскийларны” урындагы халык үз белдеге белән урнаштырган икән. Бу – законсыз. 11 майда “ДорСтройРемонт” предприятиесе хезмәткәрләре әлеге урамнарда ясалма тигезсезлекләрне сүткән.