Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Яшь физиклар белемнәрен сынады

Башкортстанда беренче “АСТ” электр челтәрләре компаниясе ярдәмендә мәктәп укучыларының “Физика буенча ачык олимпиадасы” үтте, анда Русиянең төрле төбәкләреннән 1000нән артык укучы катнашты. 200дән артык җиңүче һәм призер физика өлкәсендә югары белем дәрәҗәсен күрсәтә алды.Әлеге мөһим чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә башкарыла.— Мондый чараларны үткәрүнең мөһимлеге мәктәп, югары уку йорты һәм предприятие арасында бәйләнешләрне ныгытуга кайтып кала. Күп кенә укучылар өчен олимпиадаларда катнашу мәктәптән университетҡа күчү чоры, уку барышында төп юнәлешләр фәннәрен өйрәнүгә стимул булып тора. Мәктәп, югары уку йорты һәм предприятие арасында үзара эш итү мөмкинлекләре дә мөһим аспект булып тора. Әлбәттә, бу - укучыларга арытаба белем алу һәм карьера ясау өчен үз белемнәрен, осталыкларын күрсәтү һәм файдалы тәҗрибә туплау мөмкинлеге, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.Бәйгедә 7-11нче сыйныф укучылары кат

Башкортстанда беренче “АСТ” электр челтәрләре компаниясе ярдәмендә мәктәп укучыларының “Физика буенча ачык олимпиадасы” үтте, анда Русиянең төрле төбәкләреннән 1000нән артык укучы катнашты. 200дән артык җиңүче һәм призер физика өлкәсендә югары белем дәрәҗәсен күрсәтә алды.Әлеге мөһим чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә башкарыла.— Мондый чараларны үткәрүнең мөһимлеге мәктәп, югары уку йорты һәм предприятие арасында бәйләнешләрне ныгытуга кайтып кала. Күп кенә укучылар өчен олимпиадаларда катнашу мәктәптән университетҡа күчү чоры, уку барышында төп юнәлешләр фәннәрен өйрәнүгә стимул булып тора. Мәктәп, югары уку йорты һәм предприятие арасында үзара эш итү мөмкинлекләре дә мөһим аспект булып тора. Әлбәттә, бу - укучыларга арытаба белем алу һәм карьера ясау өчен үз белемнәрен, осталыкларын күрсәтү һәм файдалы тәҗрибә туплау мөмкинлеге, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.Бәйгедә 7-11нче сыйныф укучылары катнашты. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар, смарт-сәгатьләр, пауэрбанклар һәм башка призлар белән бүләкләнә, ә барлык катнашучылар — физика буенча Ачык олимпиадада катнашучы сертификаты һәм киләсе елда катнашуга чакыру ала.Компания Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче Уфа шәһәре гимназиясе өчен интерактив корылма сатып алды, 2,8 миллион сумнан артык суммага профильле сыйныфны ремонтлады. Шулай ук катнашучылар өчен олимпиада бушлай, онлайн-платформа оештыру буенча чыгымнарны һөнәри юнәлеш эше чикләрендә профильле оешма үз өстенә алды.Олимпиаданы оештыручылар — Уфа Фән һәм технологиялар университеты, Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче Уфа шәһәре башкорт гимназиясе һәм “Технология системаларын автоматлаштыру” җәмгыяте.