Бу көн үткән гасырның азагында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан булдырылды. Статистика күрсәтүенчә, тәмәке тарту ел саен җиде миллионнан артык кешенең вафат булуына китерә. Тәмәке сәнәгатенең тирә-як мохиткә зарарлы тәэсире ис китәрлек, аның йогынтысы елдан-ел үсә генә, планетаның ярлыланып барган ресурсларына, экология системасына җимерткеч зыян китерә. Тәмәкене үстерү, җитештерү, тарату, куллану һәм аның калдыклары кеше сәламәтлегенә өстәмә авырлык тудыра. Тәмәке тарту кебек начар гадәттән арынырга теләүчеләр саны да арта бара. Шуңа күрә ел саен 31 майда җәмәгать оешмалары, мәктәпләр, югары уку йортлары, компанияләр сәламәт тормышны пропагандалаучы акцияләр үткәрә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке тарту үпкә, бронхлар, трахеялар яман шешеннән үлем очракларының 85 процентын, йөрәк ишемиясеннән – 16, туберкулездан үлем очракларының 26 процентын тәшкил итә. Русиядә хатын-кызларның – 10, ир-егетләрнең 50-60 проценты тәмәке тарта. Тәмәк