Кичә, сөекле җырчыбыз Хәния Фәрхинең туган көнендә, социаль челтәрләрдә аны үзе исән чагындагы кебек котлап, хатирәләре белән бүлешүчеләр бик күп булды. Бер сәхифәдә аның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина сүзләрен язып чыкканнар:"Юк, юк! Син китмәдең, ташламадың безне! Дөньяга, кешеләргә мөлдерәмә сөю тулы, гаҗәеп тәэсирле карашың, җан тынычлыгы сирпегән нурлы күзләрең юк, юк, мәңгегә йомылмады, йомылмады!!!Безгә генә түгел, барлык мөселман дөньясына җитәрлек йөрәк җылыңны калдырып, мәңгелек иленә ничек китмәк кирәк?! Ничек китмәк кирәк?! Өмет-хыялларга юл ярганда, язмышка шөкрана кылып яшәгәндә, яратып-яратылып сөю утында янганда, игелек-изгелекләр кылып, дуслар, туганнар хөрмәтендә, балалар, оныклар назында коенып яшәгәндә, күкрәгең читлегеннән ургылып моңнар агылганда, ничек инде мәңгелеккә күзеңне йоммак кирәк?!Ходайга, язмышыма мең рәхмәтлемен, дип әйтә торган иде апам. «Яшәргә көч бирүче, бу дөньяга күзләремне ачучы, иң мөһим кыйммәтләремнең берсе – җырларым... Кара урман юлынна