Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ике кешедән өч миллион каерып алганнар

Аферистлар гражданнарның ышанучанлыгыннан файдаланудан туктамый, республикада яшәүче ике кеше җинаятьчеләргә 3 млн сумнан артык акча күчергән.Уфада яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз алдауның киң таралган схемасы белән очрашкан. Билгесез номерлардан аңа берничә тапкыр шалтыраталар. Җинаятьчеләр үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра, ә аннары банкның ялган хезмәткәре белән сөйләшүгә күчерәләр. Мошенниклар хатынны аның акчасын югалту куркынычы барлыгына һәм аларны ашыгыч рәвештә «имин» счетка күчерергә кирәклегенә ышандыра. Соңгысы 1,3 млн сумлык кредит рәсмиләштерә, аларга үзенең шәхси 900 мең сумнан артык акчасын өсти һәм алдакчылар әйткән тугыз төрле банк счетына күчерә.Мошенниклыкның икенче очрагы Туймазы районында була. Анда 45 яшьлек ир полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул шулай ук таныш булмаган кешеләрдән берничә шалтырату алган, алар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. Гариза бирүченең акчаларын билгесез банкка күчерүне туктату сылтавы белән, мошенниклар аны 1 млн 200 мең сумнан артык суммада кредит рәсмиләштерергә һәм бу кредит акчаларын билгесез счетка күчерергә күндерә.Мошенниклыкның ике факты буенча да җинаять эшләре кузгатылган.Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Әгәр дә шалтырату банк хезмәткәреннән дисәләр, трубканы куегыз. Онытмагыз, мошенниклар ялган номерлар куллана ала. Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга киң таралган мошенниклык схемалары турында сөйләгез. Фото: mk.ru