“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип исемләнгән гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда күләмле проектлар тормышка ашырыла. Инфраструктураны яхшырту максатын куйган бу проект, юлларның сыйфатын күтәрү белән бергә, хәрәкәт итүдә цивилизацияле тәртип урнаштыру, юлчыларны заманча хезмәтләндерү буенча комплекслы чараларны үз эченә ала. Гомумдәүләт проектын тормышка ашыра барып, Башкортстан Хөкүмәте “2020-24 елларга Башкортстан Республикасы территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе”н раслаган иде. Әлеге документтан күренүенчә, Башкортстандагы автомобиль юллары буйлап 1000 яңа объект төзү һәм шулкадәр үк объектны яңарту планлаштырыла. Концепцияне гамәлгә ашыру территорияләрнең социаль-икътисади үсешенә өлеш кертергә, яңа эш урыннары булдыру өчен шартлар тудырырга, шулай ук инвесторлар җәлеп итәргә, республикада ваклап сату товар әйләнеше күләмен үстерергә, туристлар җәлеп итүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләнде. Хәбәр ителүенчә, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектында билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыру җәһәтеннән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юл буе сервисы өлкәсендә эшләүче бизнес вәкилләре белән очрашып сөйләште. Анда тармакның көнүзәк мәсьәләләре, шулай ук туристик инфраструктураны үстерүдә малтабарлык башлангычларына ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Сөйләшү вакытында Радий Фәрит улы заманча хезмәт күрсәтү форматлы юл буе объектларының киң челтәрен булдыру зарурлыгын билгеләде. Шуннан соң күләмле проектлар тормышка ашырыла башлады. Хәзер килеп Башкортстан үрнәгендә гомум Русия күләмендә автомобиль туризмын һәм юл буе сервисын үстерү концепциясе эшләнәчәк. Бу хакта Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Уфага эш сәфәре вакытында хәбәр итте. Гомумән, республика юллары буендагы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектлары – Башкортстандагы сәүдә тармагының ни дәрәҗәдә үсешүен билгели торган үзенчәлекле индикатор ул. 2023 елның өч ае нәтиҗәләре буенча, республикада ваклап сату товар әйләнеше күләме 2022 елның шул чорына карата 11,8 миллиард сумга арткан һәм барлыгы 276,3 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте. Министр сүзләренчә, республикада сәүдәнең кече формаларын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Соңгы елларда кече форматлы сәүдә эшчәнлеген көйләүче норматив-хокукый база яңартылды. Башкортстанда ярминкә эшчәнлеген үстерү концепциясе, республика территориясендә ярминкәләр оештыру тәртибе расланды. Районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре тарафыннан ярминкә мәйданчыкларын урнаштыру планнары эшләнде. 2023 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча күмәртәләп сату әйләнеше күләме 114,3 процент тәшкил иткән һәм узган елның шул чорына карата чагыштырма бәяләрдә 3,4 миллиард сумга үскән. Күрүебезчә, гомумрусия дәрәҗәсендә күрсәткечләрнең кимү тенденциясе күзәтелгәндә (89,2 процент) Башкортстан буенча саннар кискен аерылып тора. Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү һәм проектларны озата бару буенча актив эш алып бара. Хәзерге вакытта министрлык капитал салулар 41,5 миллиард сум тәшкил иткән 118 инвестпроектка, шул исәптән юл буе сервисын үстерүгә караган 12 миллиард сумлык 99 проектка, сәүдә һәм склад логистикасы өлкәсендәге 29,5 миллиард сумлык инвестицияле 19 проектка оештыру ягыннан ярдәм итә. Әйтергә кирәк, 2022 ел сәүдә тармагы өчен, атап әйткәндә тармакка ярдәм итү чараларын формалаштыру ягыннан уңышлы булды. Мәсәлән, сәүдә инфраструктурасын үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне арттыру максатларында сәүдә-күңел ачу, күмәртә-логистик инфраструктура объектларын төзү буенча проектлар республика икътисады үсеше өчен перспективалылар исемлегенә кертелде. Алар өстенлекле инвестиция проектларына тиешле дәүләт ярдәме чараларының бөтен комплексыннан – салым преференцияләреннән (өстенлекләр) файдалана, җир участокларын арендага алу гадиләштерелә, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасына салынган чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидия ала. Узган ел ахырында, әйтик, Премьер-министр Андрей Назаров республика Хөкүмәтенең икътисади блогы җитәкчелеге белән “Инвестиция сәгате” форматында үткәргән киңәшмәдә күмәртә-логистик инфраструктура объектларын төзү буенча проектлар да каралды. Мисал өчен. Уфаның Дим районында күмәртәләп бүлү үзәген төзү планнарын малтабар Максим Маргиев тәкъдим итте. Романовка авылы янында 32 мең квадрат метр мәйданлы корпус төзү турында сүз бара. Бу үзәк җиләк-җимеш продукциясен саклау һәм эшкәртүдә махсуслашачак. Проектка инвестицияләр күләме 2 миллиард сум каралган. Ярдәм итү чаралары буларак, инвесторга инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзү чыгымнарының бер өлешен каплаячаклар. Шулай ук инвесторга җир участогы һәм салым буенча преференцияләр каралган. – Бу объект мөһим, чөнки без республикада күмәртәләп бүлү үзәкләрен үстерәбез. Мондый проектның бюджет күрсәткечләре күпкә югарырак. Моннан тыш, әлеге проектны тормышка ашыру Уфа шәһәренең социаль-икътисади үсешенә уңай йогынты ясаячак. “2024 елга кадәр Башкортстанның социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турында” республика Башлыгы Указы дистрибьюторлык челтәрен формалаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлекне саклау, өстәмә күпләп сату үзәге булдырырга мөмкинлек бирә, – дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров. Алда билгеләнүенчә, юл буе сервисын үстерү концепциясе республика территориясендә юллардан файдаланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында эшләнде. Аны гамәлгә ашыру территорияләрнең социаль-икътисади үсешенә өлеш кертергә, икътисади үсеш нокталарын оештыру өчен шартлар тудырырга, республикада ваклап сату товар әйләнеше күләмен үстерергә, гомумән, республиканың җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.