- Иң эре проектларга Әбҗәлил районындагы Банное күле ярында ел әйләнәсенә эшләячәк «Ике Тау» курортын төзүне кертергә мөмкин. Инвестор проектка 5,5 млрд сум акча салырга ниятли. 500гә якын эш урыны булдыру планлаштырыла, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.Шулай ук Куергазы районы территориясендә «СТК» компаниясе белән «Якут тозлы чыганагы» шифаханәсе төзү турында килешү имзаланды. Санаторийны ачу 120 эш урыны бирәчәк, җәйге вакытта 750 кешегә һәм кышкы чорда 450 кешегә номер фонды булдыру планлаштырылган.Уфада ял итү өчен сәламәтләндерү үзәген «Созвездие первых» компаниясе төзергә ниятли. Өстенлекле проект буенча инвестицияләр күләме 110,5 млн сум тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, 25 эш урыны барлыкка килергә тиеш.Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Башкортстанда яңа курортлар һәм шифаханәләр барлыкка киләчәк
29 мая 202329 мая 2023
~1 мин