Русия Эчке эшләр министрлыгының 2нче полиция бүлегенә охшаш тарихлар белән берьюлы ике уфалы мөрәҗәгать иткән. Алар полиция хезмәткәрләренә ялган банк хезмәткәрләреннән шалтыратулар алганнарын сөйләгән.Ялган хезмәткәрләр бу кешеләр исеменә кредит рәсмиләштерү турында хәбәр иткән һәм әлеге хәлне оператив рәвештә «хәл итәргә» тәкъдим иткән. Моның өчен кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны мошенниклар күрсәткән счетларга күчерергә кирәк булган. Зыян күрүчеләр, җинаятьчеләрнең күрсәтмәләрен үтәп, аларга акча күчергән. Аларның берсе - 550 мең сум, ә икенчесе 1,8 млн сумнан артык акча биргән.Тагын 52 яшьлек бер Уфа кешесе алдакчыларның хәйләләренә капкан. Аңа "инвестицияләр белән" җиңел акча эшләү тәкъдиме белән шалтыратканнар, һәм ул ризалашкан. Мошенниклар, беренче эш итеп кечкенә суммага кредит рәсмиләштерергә кирәк, дип белдергән. Арытаба телефонга махсус кушымта урнаштырырга тәкъдим иткәннәр. Зыян күрүче барлык кушылганнарны эшләгән. Нәтиҗәдә, бер миллион сумнан артык акча югалткан.Әлеге ва